«Яшь юлчы» проекты кысаларында 500 кеше Мәскәүгә «Россия» күргәзмә-форумына китте
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшь юлчы» проекты кысаларында 500 кеше махсус формалашкан поезд составында Мәскәүгә «Россия» күргәзмә-форумына кузгалды.
Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренчә, проектта катнашу теләген белдереп, 1000нән артык кеше гариза җибәргән, яртысын сайлап алганнар. Делегация составында яшь гаиләләр, эшче яшьләр, активистлар, волонтерлар, блогерлар һәм башкалар бар.
«Татарстан шәһәрләреннән, һәр районнан катнашучылар бар. Иртәгә яшьләр Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Россия» күргәзмә-форумы белән танышачак. Без кызыклы программа төзедек, кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтә. Әлеге проект аша без Татарстан яшьләренә тырышлыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез», - дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, яшьләр тутырган анкеталар аша яңа исемнәр, кызыклы шәхесләр дә табылган.