Самараның Гали авылы мәктәбе 120 еллыгын билгеләп үтә
22 февральдә Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали урта гомуми белем бирү мәктәбе 1975 елда тәмамлаган беренче чыгарылыш укучыларын мәктәпнең 120 еллык юбилеена чакыра. Чара мәктәпнең актлар залында 14 сәгатьтә була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Барлык чыгарылыш укучыларын, укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын мәктәпнең юбилее белән котлыйбыз!» - диелгән хәбәрдә.