«Мирас» фестивале концертында Фәрит Яруллин һәм Шамил Шәрифуллин музыкасы яңгырады
Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале «Ике багышлау» концерты белән төгәлләнде. Концертның беренче бүлеге күренекле композитор Фәрит Яруллинның 110 еллыгына багышланса, икенче өлеше Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгына багышланды.
Концертның беренче өлешендә ТР Дәүләт симфоник оркестры «Шүрәле» балетыннан сюита башкарды. Икенче өлешендә Шамил Шәрифуллинның Авыл балет-симфониясе, симфоник оркестр өчен «Татар биюләре» циклы, «Йосыф-Зөләйха» балетыннан күренешләр һәм оркестр өчен «Җыен» концерты яңгырады.
«Әтинең музыкасы шундый лаеклы компаниядә – Фәрит Яруллин белән бер концертта яңгырады. Моның өчен фестивальнең фәнни җитәкчесе Роберт Дулат-Алеевка рәхмәтләрем чиксез. Бу аның идеясе, бу аның хезмәте», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Шамил Шәрифуллинның кызы Гүзәл Шәрифуллина.
«Шамил Шәрифуллинны хор классигы буларак беләләр. Симфоник әсәрләре теләгән кадәр яңгырамый, ни кызганыч. Әтинең бүген яңгыраган музыкасы - програм әсәрләр, алар татар халкының тарихына юнәлтелгән. Ул бит халкы дип яшәде, халыкның мәдәниятен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләде. Гомерен шуңа багышлады», – дип сөйләде ул.
Ул программага кертәсе килгән музыканың күп булуын, бер концерт кысаларына гына сыя алмавын әйтте. «Сыймады, кыскартырга туры килде. Аның өчен аерым фестиваль ясарга кирәк. Шамил Шәрифуллинның бик күп музыкасы бөтенләй беркайчан да башкарылмаган», – диде Гүзәл Шәрифуллина.
Дирижер – Ринат Халитов. Концертны Александра Нагорнова белән Идел Кыямов алып барды.
- Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Фестиваль өч концерттан тора.
- Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – оркестрның баш дирижеры Александр Сладковский. Фестивальнең фәнни җитәкчесе — Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев.