Путин Севастопольне азат итүнең 80 еллыгына түләүләр идеясен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин камалышта булган Севастополь халкына һәм шәһәрне саклаган һәм фашист илбасарларыннан азат иткән өчен медаль белән бүләкләнгән кешеләргә түләүләр тәкъдимен хуплады.
«2024 елның 9 маенда Севастополь немец-фашист илбасарларыннан азат ителүнең 80 еллыгын бәйрәм итә, истәлекле дата. Гомумән, Севастопольне саклау һәм азат итү тарихы, беләсез — ил өчен уникаль вакыйга», — дип билгеләп үтте Севастополь губернаторы Михаил Развожаев.
Ул дәүләт башлыгыннан тиешле боерык бирүне һәм әлеге билгеле датаны Ленинград үрнәгендә бәйрәм итүне оештыру комитеты булдыруны сорады.
«Ярар, шулай эшләрбез дә. Дөрес», — дип җавап бирде Владимир Путин.