Ульяновскида шагыйрь һәм язучы Рәшит Шабакаев вафат булган
Ульяновскида шагыйрь һәм язучы Рәшит Шабакаев 84 яшендә вафат булган. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
«Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучы, «Өмет» газетасының тугрылыклы дусты, 1 нче мәхәлләнең актив аксакалы. 4 китап авторы Рәшит Ибраһим улы Шабакаевның бүген йөрәге тибүдән туктады. 26 апрельдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Рәшит Ибраһим улы Павловка районы Евлейка авылында туып үскән, озак еллар дәвамында Урта Азия якларында яшәгән. Мәрхүмнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.