Казанда кар күләме февраль нормасыннан 10 процентка артып киткән
Февральнең 18 көнендә Казанда кар айлык норманың 110 проценты күләмендә яуган. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Кар яву нәтиҗәләрен бетерүдә 700 эшче һәм 500 берәмлек техника җәлеп ителгән. Узган атнада гына да шәһәр урамнарыннан 37 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
«Магистральләрне, тукталыш урыннарын, бистә һәм кварталлар эчендәге юлларны һәм тротуарларны чистартуны дәвам итәләр», — диделәр комитетта.
Гыйнвар аенда Казан шәһәрендә норма 66 процентка «арттырып үтәлгән».