Илсур Метшин: «Киләчәк уеннары» цифрлы яңа Олимпиада булыр дип өметләнәбез
Казан мэры Илсур Метшин «Киләчәк уеннары»нда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Турнир Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Без сезнең белән чынбарлыкны һәм цифрлы дөньяны берләштерә торган бөтенләй яңа мультиспорт форматы алдында торабыз. Нәкъ менә Казан уеннары кайчандыр Афинада Олимпия уеннары башланган кебек яңа, иртәгәге көннең прототибы булачак. «Киләчәк уеннары» цифрлы яңа Олимпиада булыр дип өметләнәбез.
Һәр зур ярышлардан соң шәһәрдә бу турнирларның мирасы кала. «Киләчәк уеннары»ндагы барлык хәзерге инфраструктура — безнең алдагы дөнья чемпионатлары һәм башка зур стартлар мирасы.
Без дөнья спортының яңа цифрлы бите һәркемнең күңеленә хуш килер һәм без барыбыз да хәзерге «Киләчәкнең уеннары»н истә калдырырбыз дип ышанабыз. Без мәйданчыкларыбызга бөтен дөньядан төрле кешеләр килүен һәм дуслашуын күрәбез, аларда милләтләр, диннәр һәм телләр арасында аерма юк. Бу — киләчәк дөньяның сурәте. Казанга рәхим итегез, без сезне күрүебезгә бик шатбыз», – дип белдерде Метшин.
«Киләчәк уеннары»нда төрле илләрдән 260тан артык команда һәм 21 инновацион дисциплинада 2 меңнән артык спортчы катнашачак (16 төп һәм 5 киңәйтелгән программада). Ярышлар биш категориягә бүленә: спорт, тактика, стратегия, технологияләр һәм тизлек.
Ачылу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм чит ил лидерлары катнашыр дип көтелә.