Ел башыннан Түбән Камада 100нче гаиләне теркәгәннәр
Түбән Камада Динара һәм Рөстәм Миңнехановлар өйләнеште. Яңа өйләнешкәннәр 2024 елның 100нче пар булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
ЗАГС идарәсе белгечләре парны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады һәм аларның беренче гаилә документын – өйләнешү турында таныклыкны һәм истәлек китабын тапшырды.
Искәртик, ел башыннан Түбән Камада теркәлгән 100нче бала Әлфия һәм Марат Кельдиевлар гаиләсендә туган. Малайга Булат дип исем кушканнар. Бала 19 гыйнвар көнне дөньяга килә.