Путин Серб Республикасы Президентына Россия инициативаларын хуплавы өчен рәхмәт белдерде
Россия лидеры Владимир Путин Серб Республикасы Президенты Милорад Додикка Россия белән мөнәсәбәтләрне саклаганы, шулай ук Мәскәү инициативаларында, шул исәптән «Үлемсез полк» йөрешләрендә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
«Республикада хәлнең җиңел булмавын беләбез. Без Сезгә Россия белән даими мөнәсәбәтләр саклавыгыз, безнең күп кенә башлангычларыбызны хуплавыгыз өчен рәхмәтле. Минемчә, шундый изге, нацизм корбаннарын искә алу белән бәйле чара — «Үлемсез полк» йөрешләрендә шәхсән катнашасыз», — диде дәүләт башлыгы.
Путин киләчәктә Серб Республикасы белән мөнәсәбәтләр кысаларында күп эшләр башкарылачагына өмет белдерде.
«Серб Республикасы белән безнең мөнәсәбәтләр күптән килә, һәм алар тулысынча төзү-булдыру характерында. Без башкарылганнарга бик шат, һәм безнең мөнәсәбәтләрдә тагын да күбрәк эшләнәчәгенә бик өметләнәбез», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Россия Президенты шулай ук кунакка Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачуга чакыруны кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.