Казанда «Киләчәк уеннары»ның ачылу тантанасы башланды
«Казан Экспо» да спорт, киберспорт, фән һәм технологияләрне берләштергән «Киләчәк уеннары» масштаблы спорт чарасын ачу тантанасы башланды.
Тантананы Беренче каналда һәм «уеннар»ның рәсми төркемендә туры эфирда карарга мөмкин.
Искәртеп узабыз, «Киләчәк уеннары» кысаларындагы чараларда Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Белоруссия республикаларыннан ил башлыклары катнаша.
«Киләчәк уеннары» 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Соңгы көнне соңгы турнирлар, шулай ук ябылу тантанасы узачак. Моннан тыш, бу көнне икенче «Киләчәк уеннары»н кабул иткән илне дә атаячаклар.