Путин Татарстанның «Метеор-2020» судносы турында: Илдә ихтыяҗ бар
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның һава мендәрендәге «Метеор-2020» судноларына югары бәя бирде. Бу хакта ул Казанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.
«Һава мендәрендәге суднолар - «Метеор»ларга <...> илдә ихтыяҗ бар», - диде дәүләт башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2023 елда «Муса Җәлил» һәм «Михаил Девятаев» исеме белән аталган шундый ике судно чыгарылды. 2024 елда тагын дүртне җитештерү планлаштырыла. «Чабаксарга, Удмуртиягә йөри башладылар — ихтыяҗ бар», - дип раслады ул.