Владимир Путин «КАМАЗ» руле артына утырды, ул М12 юлына барачак
Россия Президенты Владимир Путин самолетта очканнан соң берникадәр вакыт узгач, «КАМАЗ» автомобиленең руле артына утырды. Дәүләт башлыгының кабинага утырган видеосы журналист Павел Зарубин телеграм-каналында чыкты.
Пассажир урынына Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин утырган. Ул журналистларга әйткәнчә, Путин М12 «Казан-Мәскәү» трассасына барырга планлаштыра.
«Аның юлны ничек ясауларын шәхсән карыйсы килә», - диде Хөснуллин.