Россия Герое Рәсим Баксиков Путиннан танк училищесын 105 еллыгы белән котлавын сорады
Медицина объектларын ачу тантанасында һәм «Сибур Холдинг» ГАҖ компаниясенең фәнни тикшеренүләр һәм киң күләмле технологияләре үзәген төзелешенә старт бирү тантанасында Татарстанда туып-үскән Россия Герое Рәсим Баксиков Владимир Путиннан Казанның танк училищесын 105 еллыгы белән котларга сорады. РИА Новости шул хакта яза.
«Мин моны рәхәтләнеп эшлим. Иртәгә безнең барлык хәрби хезмәткәрләр өчен дә, ил өчен дә бәйрәм көне, чөнки безнең Россиядә гомер-гомергә Ватанны саклаучыларның кадерен белделәр һәм беләләр, сезнең батырлыкны, каһарманлыкны, Ватан мәнфәгатьләре, аның киләчәге, балаларыбыз киләчәге өчен үзегезне корбан итәргә әзер булуыгызны бәялиләр. Шуңа күрә Казандагы кебек мондый училищелар, Россия Федерациясе офицерлар составына кадрлар үстерү өчен нигез булып тора», - диде Путин.
Президент сүзләренчә, әлеге училищены тәмамлаучылар махсус хәрби операциядә үзләрен иң яхшы яктан күрсәтә.
Искәртик, бүген Казанда танк училищесының юбилее билгеләп үтелә. Гасырдан артык биредә офицер-танкистлар, Ватанны саклаучыларны әзерлиләр, алар - илебезнең горурлыгы. Бу турыда «Татар-информ» яза.