Казанда Камал театрының яңа бинасы тәүлек буе эшләячәк
Казанда төзелә торган Камал театрының яңа бинасы – ул соңгы 10 елда Россиядә, бәлки бөтен дөньяда иң якты амбициоз мәдәни проект булачак. Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн туры эфирында белдерде.
«Бина уникаль. Дөньяда якты һәм кызыклы проектлар бар, әмма драма театры өчен бу эксклюзив тарих. Өч даими мәйданчык була - 800 урынлы төп зал, көнчыгыш түгәрәк зал һәм 300 урынлык зал-трансформер», - диде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.
Әюпова сүзләренчә, түгәрәк зал кызыклы локация булачак. Шәһәрнең көндезге һәм кичке күренешләре театрның үзенчәлекле декорацияләре була. Министр билгеләп үткәнчә, яңа мәйданчык 24/7 режимында эшләячәк.
«Бу тулыкыйммәтле комплекс, «шәһәрдә шәһәр» булачак», - диде ул.
Эфир Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының төп нәтиҗәләре һәм Россиядә Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы вакыйгалары темасына багышланган иде. Татарстан мәдәният министры республикада нинди мәдәни объектлар ачылуы, яшь талантларга төбәк ярдәме, быел нинди мәдәни вакыйгалар узуы турында сөйләде.