Министрлык игенчеләргә бөртеклеләрнең республика сортларын сатып алырга киңәш итте
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сортларын яңартырга планлаштырган хуҗалыкларга бөртекле культураларның Татарстан сортларын сатып алырга киңәш итә. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов көзге культураларны кышлау шартлары турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Аның сөйләвенчә, республикада орлыкларны чәчү сыйфатына тикшерү эшләре бара. Бүгенгә әлегә кадәр тикшерелмәгән орлыклар өлеше югары булган авыл хуҗалыгы оешмалары да бар.
Докладчы «Йолдыз», «Балкыш», «ТАССРның 100 еллыгы» сабан бодаеның Татарстан сортлары югары сыйфатлы булуына игътибарны юнәлтте, шулай ук «Тефкеч», «Камашевский» сортлы арпа, «Фрегат», «Нарат», «Салават» сортлы кузаклылар югары уңыш бирә.
Гарипов билгеләп үткәнчә, кукурузга ихтыяҗ 183,9 мең чәчү берәмлеге тәшкил итә (тәэмин ителеш - 67 процент), көнбагыш ихтыяҗы - 96,2 мең чәчү берәмлеге (63 процент), шикәр чөгендеренә ихтыяҗ - 66,5 мең чәчү берәмлеге (98 процент).