Россия Югары суды башлыгы Лебедев вафат булу сәбәпле, Путин кайгы уртаклашу белдерде
Россия Президенты Владимир Путин РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедевның туганнарының һәм якыннарының, илнең барлык судьялар бергәлегенең кайгысын уртаклашу белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртән Вячеслав Лебедевның 80нче яшендә вафат булуы билгеле булды.