Мәскәүдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинны бүләкләделәр
Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы эше кысаларында бүген сәламәтлек темасына багышланган Илкүләм казанышлар форумы уза.
Биредә сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен төбәкләрне бүләкләү тантанасы булды. Беренчел звеноны модернизацияләү буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Татарстан иң яхшысы дип танылды.
Мактаулы бүләкне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин алды.