Александр Лукашенко 2025 елда Белоруссия Президентын сайлауда катнашырга җыенуын әйтте
Белоруссия Президенты Александр Лукашенко 2025 елда дәүләт башлыгын сайлауда катнашырга ниятли. Ул Белоруссия парламентына сайлауларда бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участогына килгәч, яңа срокка үз кандидатурасын күрсәтергә карар кылуы турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
«Көнбатышка сайлауда катнаша дип әйтегез. Вазгыять никадәр катлаулы булса, алар җәмгыятебезне шулкадәр активрак тынгысызлаячак. Алар сезне, мине һәм җәмгыятьне никадәр ныграк киеренкеләндерсә, мин сайлауга шулкадәр тизрәк барачакмын», - диде ул.