Покачи шәһәренең «Туган як» оешмасы «Кызыл күлмәк. Хатын-кыз йөрәге» акциясендә катнашты
Ханты-Манси автономияле округы-Юграның Покачи шәһәре «Туган як» иҗтимагый оешмасы әгъзалары «Кызыл күлмәк. Хатын-кыз йөрәге» акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акциянең төп максаты – шәхси сәламәтлекне саклау, гаилә һәм тулаем алганда җәмгыять сәламәтлеген формалаштыруда хатын-кыз ролен популярлаштыру, медицина ярдәменең үтемлелеген арттыру.
Чара Юграда «Бердәм Россиянең хатын-кызлар хәрәкәте»ндә катнашучылар инициативасы белән үткәрелде. Акциядә Югра командасы һәм Покачи шәһәрендә «Бердәм Россия»нең хатын-кызлар хәрәкәте вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары һәм шәһәр халкы катнашты.
«Туган як» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Югра командасы һәм Покачи шәһәрендә «Бердәм Россия»нең хатын-кызлар хәрәкәте вәкиле Гөлчәчәк Галимова Округ кардиология диспансеры һәм Юграда «Бердәм Россиянең хатын-кызлар хәрәкәте»нең уртак проекты - «Кызыл күлмәк. Хатын-кыз йөрәге» акциясендә катнашканнары өчен кунакларга рәхмәт белдерде.
Ул барысын да үз сәламәтлегенә сак карарга чакырды һәм сәламәтлекнең яшәү, иҗат итү, җиңү өчен төп ресурс булуын искәртте, диелә хәбәрдә.