Фирдүс Тямаев Лениногорскида «Запорожец» автомобильләрендә ралли узышта катнашты
Лениногорскиның Керкәле авылында запорожец автомобильләрендә ралли узышлар узды. Анда районның төрле авылларыннан килгән 19дан артык ир-егетләр катнашты. Һәр катнашучының запорожец автомобиле үзенчәлекле иде. Алар арасында җырчы Фирдүс Тямаевның да ике машинасы катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Керәле авыл башлыгы Ленар Бигманов барлык катнашучыларга уңышлар теләде, мондый төр ярышның Керкәле авылында инде өченче тапкыр узуын әйтте. Килгән кунакларга катнашырга теләк белдергән өчен рәхмәт диде.
«Иганәчеләр ярдәме белән катнашучыларга яхшы бүләкләр дә әзерләдек. Беренче урын алучыга – «Бәкер» шифаханәсенә юллама, икенче урын алучыга – туңдыргыч, өченче урынга – микродулкынлы мич. Шулай ук, һәрберсенә Кубок та тапшырачакбыз», - диде ул.
Керкәле авылында якын дусты, курсташы Раил Гарифуллин яшәгәнгә күрә, авылны якын итеп, һәрвакыт чакырган саен каршы килмичә кунакка кайтучы, Татарстанның талантлы артисты, Нурлат егете Фирдүс Тямаев та кайткан иде. Беренче урынны яуламаса да, кәефсезләнмәде.
«Монда минем дусларым, танышларым бик күп. Бүгенге көндә дә аралашабыз. Буген кич Чаллы шәһәрендә концертым булса да, ралли ярышын читтә калдыра алмадым. Ярыш, иң мөһиме, совет машиналарында. Үзенә бер күңелле, үзенә бер бәйрәм. Монда яшьләр аралаша, таныша, дуслаша...Керкәле авылы минем өчен бик якын авыл. Үземнең икенче авылыма килгән кебек. Халык әйбәт, бик гади монда....», – дип уртаклаша ул видеода.
Шунысын да әйтергә кирәк, автомобиль ярышында аның да призына узыш булды. Беренче урын алучыга – 10 мең, икенче урынга – 7 мең, өченче урын иясенә – 5 мең бирде.
Фото: © Рамия Гарифуллина, http://zamansulyshy.ru
Бик кызу барган ралли ярышыннан соң, нәтижә дә ясалды. Шулай итеп, өченче урынга 31нче автомобиль хужасы Ришат Шәяхмәтов, икенче урынга 2нче автомобиль хуҗасы Рамил Шәйдуллин, беренче урынны 24нче автомобиль хужасы Валерий Васильев лаек булды.
Фирдус Тямаев бүләгенә ия булучылар арасында беренче урынны 21нче автомобиле хуҗасы Рөстәм Шакирҗанов, икенче урынны 70нче номер автомобиль белән Марат Даутов, өченче урынны Рәмис Сәхапов яулады.
Рамия Гарифуллина видеосы.