Казанның 7 нче хастаханәсендә Марат Садыйковка истәлек тактасы куела
Татарстанның Министрлар Кабинеты республиканың элекке сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка истәлек тактасы кую турында карар чыгарды. Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Әлеге тәкъдимнең инициаторы – Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе. Сүз уңаеннан, 2023 елның июнендә хастаханәгә Марат Садыйков исеме бирелгән иде.
Истәлек тактасында «2008-2018 елларда Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы булып медицина фәннәр кандидаты, Татарстанның сәламәтлек саклау министры (2018 – 2023) Марат Наил улы Садыйков эшләде» дигән текст язарга планлаштыралар. Тактаны хастаханә бинасы фасадына куячаклар.
Әлеге хастаханә Казанның маршал Чуйков урамында (54 йорт) урнашкан.