2024 елның җәендә Төркиядә ял итү бәяләре билгеле
2024 елның июнендә Төркиядә 10 көн ял итү 190 – 220 мең сумга төшәчәк. Бу ике кешегә «барысы да кушылган» форматындагы дүрт йолдызлы кунакханәдә ял итү бәясе.
Антальяда биш йолдызлы кунакханәдә яшәү өчен 250 – 300 мең, ә югары дәрәҗәдәге биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәү өчен 350 – 360 мең сум түләргә туры киләчәк. Deluxe дәрәҗәсе 400 – 600 мең сум торачак. Бу статистиканы Россия туроператорлар ассоциациясе китерә.
Ассоциациядә әйтүләренчә, күп кенә төрек отельерлары киләсе җәйгә Россия туристлары өчен еврода бәяне төшергән. Әмма, тур бәяләре уртача алганда барыбер 8 процента арткан. Моның сәбәбе – валюта курсы арту.
Алдарак Казан бу кышта туристлар арасында иң популяр юнәлешләр исемлегенә керде, дип хәбәр ителгән иде.