Мөхәммәтшин: «Лениногорск районының потенциалы югары, әмма яхшыртырга резервлар да бар»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск политехника көллиятендә булды һәм производство остазлары, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук WorldSkills халыкара стандартлары белән җиһазландырылган яңа остаханәләрне карады.
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Лениногорск политехника көллияте 70 елдан артык машина төзелеше, нефть үткәргечләрне техник эксплуатацияләү һәм электр җиһазлары, эретеп ябыштыру производствосы белгечләре, шулай ук пешекче һәм кондитерлар әзерли. Хәзер көллияттә 650дән артык студент белем ала, ел саен якынча 9 меңгә якын кеше квалификация күтәрә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, технологияләр алга китте, һәм бүген Татарстанның күп векторлы икътисадының барлык тармакларында квалификацияле кадрлар әзерләү төп мәсьәләгә әверелә. Шулай ук Мөхәммәтшинга һәм Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка район Мәдәният йортында үзмәшгуль гражданнарның, мәгариф учреждениеләренең продукциясе күргәзмәсен күрсәттеләр.
Мөхәммәтшин белдергәнчә, республика хакимиятләре район проблемаларына игътибар белән карый. Лениногорск районы 2023 елны уңышлы тәмамлап, республика икътисадына үз өлешен кертә алды. Әйтик, 2023 елның IV кварталы нәтиҗәләре буенча Лениногорск Татарстанның социаль-икътисади үсеше рейтингында 20нче урынны алып тора.