Рамазан ае алдыннан Мәскәүдә өч көнлек мөселман форумы була
Мәскәү үзәгендә 1 марттан 3 мартка кадәр UmmaForum узачак. Чара якынлашып килүче изге Рамазан аена багышланган. Вакыйга кунакларын танылган мөселман спикерлары лекцияләре һәм мастер-класслар көтә. Бу хакта форумның оештыру комитетында хәбәр иттеләр.
Программа Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылды. Чара кысаларында «Москва мусульманская» фильмы премьерасы булачак.
UmmaForum 1, 2 һәм 3 мартта 10.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. Керү түләүсез, әмма сайтта теркәлергә кирәк.