Казан дәүләт яшь тамашачы театрын һәм Чехов базарын реконструкцияләү планнары хупланды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Ведомствоара комиссиянең беренче утырышы узды. Казан, Буа һәм Мамадышта яңа биналар төзү һәм булганнарын реконструкцияләү проектлары каралды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яңа объектлар мәдәни мирас объектларының һәм мохит объектларының кыйммәтен сакланышын тәэмин итүе, тарихи күренешне бозмавы мөһим», - дид Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.
Башкаланың баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Казан проектларын, гомумән алганда, 19 проект тәкъдим итте. Беренче Казан дәүләт яшь тамашачы театрын (Островский ур., 10) реконструкцияләү проекты булды. Яңарту ишегалды территориясенә, фасадларга, янкормага кагылачак. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу театр бинасын реконструкциясен күптән уйлаганнар һәм шәһәр үзәгендә бу театрга ихтыяҗ зур. Проект хупланды.
Аннары «Сувар Плаза» күпфункцияле комплекс фасадларын реновацияләү (Спартак урамы), «Солнце» мәктәбенең спорт блогын булдыру (Кави Нәҗми урамы, мәктәп робототехникасы үзәген оештыруны исәпкә алып, концепция хупланды), Астрономия урамында 21 фатирлы торак йорт төзелеше, аның Лебедев урамында паркинг һәм җитештерү бинасын булдыру проектлары хупланды.
Аннары Илсөяр Төхвәтуллина Чехов базарын реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. «Без күптән реконструкция үткәрергә теләдек. Бина янында янкорма пәйда булачак һәм заманча эчке ишегалды була. Бу базарга халыкның игътибары зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Подлужная урамында IT-үзәк булдыру, Гаяз Исхакый урамындагы «Торак йорт, XVIII гасыр» мәдәни мирас объектын реконструкцияләү (бинадан нибары бер ярым гына дивар калган, хәрабәләр консервациясен исәпкә алып, заманча архитектура чишелеше планлаштырыла), Салих Сәйдәшев һәм Сара Садыйкова урамнары чатында торак йорт һәм Кече Кызыл урамындагы кызыл кирпечтән ике катлы офис бинасы төзү, Астрономия һәм Профсоюз урамнарында урнашкан бинаны реконструкцияләү, шулай ук Пехотная, Поперечно-Подлужная һәм Корейская урамнарында өч шәхси йорт төзү планлаштырыла.