Сочида «Сириус» территориясендә яшьләр фестиваленә Татарстанның аерым павильоны төзелде
Татарстан илнең Сочи янындагы «Сириус» территориясендә Бөтендөнья яшьләр фестивалендә павильон төзү мөмкинлеге алган биш төбәк исәбенә керде. Татарстаннан тыш, павильоннарны Мәскәү, Белгород, Түбән Новгород һәм Ямал-Ненец автономияле округы төзеде.
«Безнең павильонда мастер-класс, кинокичә, очрашу, шефлыктагы төбәкләр белән активлык һәм башка чаралар планлаштырылган. Милли бәйрәмебез — Сабантуйга тамашачылар күп булачак. Шул исәптән, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның безнең делегация белән очрашуы планлаштырыла», - дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 мартта старт ала һәм Президент Владимир Путин карары нигезендә узачак. Ул халыкара яшьләр хезмәттәшлеге максаты белән үткәрелә. Фестивальдә мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт, бизнес, медиа өлкәсендә 20 мең яшь лидер катнаша. Аларның яртысы - чит ил яшьләре. Фестивальдә Балалар бергәлеген меңләгән укучы - Россиядән 500 укучы һәм чит илдән шул кадәр укучы тәкъдим итәчәк.
«Сириус» федераль территориясе фестивальне уздыру чорына дөньяның яшьләр шәһәренә әвереләчәк. Анда 90 меңнән артык кеше җыелыр дип көтелә. Алар - катнашучылар, волонтерлар, кунаклар, экспертлар, медиа һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. Быел Бөтендөнья яшьләр фестиваленә 180 илдән 300 мең гариза килгән.
Бөтендөнья яшьләр фестивален Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), Бөтендөнья яшьләр фестивале-2024 операторы - Бөтендөнья яшьләр фестивале дирекциясе оештыра.