Герман Греф ташламалы ипотеканы кыскартырга кирәк дип саный
«Сбербанк» җитәкчесе Герман Греф Россиядә яңа төзелешләргә ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгарырга кирәкми, аны үзгәртергә генә кирәк, дип саный. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Мин былтыр ел башыннан дәүләт программасы кыскарытылырга тиешлеге турында әйттем. Ул (ташламалы ипотека) гамәлдән чыгарылырга тиеш түгел, ул кыскартылырга тиеш», - ди Греф.
Искәртик, элегрәк хакимият Россиядә яңа төзелешләргә ташламалы ипотеканы 2024 елның 1 июленә кадәр озайтты. Әмма шулай ук аның параметрларын үзгәртү мәсьәләсе хәл ителә. Үзәк банк тәкъдимнәренең берсе - массакүләм ташламалы программаларны ябу.
Моңа кадәр Греф банклар өчен ипотека зыянга эшләү булуын, шулай ук кредит оешмаларының әлеге төр займнардан 5 процент маржа алуы турындагы сүзләрнең дөрес булмавын әйтте, дип яза «Татар-информ».