Татарстанда Сайлаучы көннәре башланды
Татарстанда Сайлаучы көннәрен үткәрә башладылар. Беренче чара Татарстанның Чистай муниципаль районында узды. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җитәкчелегендәге Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Аппаратының эш төркеме Чистайда 2734нче һәм 2740нчы сайлау участокларында булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Барлык биналарны «Уңайлы мохит» программасы стандартлары буенча җиһазландырдылар. Тавыш бирү участокларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларга уңайлы тавыш бирү өчен тиешле шартлар тудырылды.
Шулай ук Кондратьев «ИнформУИК» проектында катнаша торган участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән очрашты.
«Мин сезгә эшегез өчен чын күңелдән зур рәхмәт әйтәм! Татарстан халкына якынлашып килүче Россия Президентын сайлау турында мәгълүмат бирү эшчәнлегебезне системалы рельсларга куйдык. Республикада искиткеч кешеләр яши! Гражданнарның 76 проценты сайлау комиссиясе участогы әгъзалары өчен үз ишекләрен ачты, алар өйдән-өйгә йөрүчеләр белән кызыксынып, яхшы аралаша», - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Чистайның Яшьләр үзәгендә Татарстан сайлау системасының гражданнар активы белән очрашу узды. Беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучылар алдында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы рәисе Роман Беляков, ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре чыгыш ясады. Экспертлар дәүләт башлыгын сайлауга әзерлек ничек баруы турында сөйләде, шулай ук яшьләрнең сорауларына җавап бирде.
Якын арада Сайлаучы көннәре Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнарында узачак.