Россия эшкәртү сәнәгатенең тулаем өстәлгән бәясе 40 процентка артачак
Алдагы алты елда Россия эшкәртү сәнәгатенең тулаем өстәлгән бәясе 2022 ел белән чагыштырганда ким дигәндә 40 процентка артырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында шулай дип белдерде.
«Мондый тизләтелгән индустриаль үсеш меңләгән яңа производстволар, заманча, яхшы түләнә торган эш урыннары булдыруны аңлата», - диде дәүләт башлыгы.
Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә үзенә күрә «сәнәгый меню» формалаштырылган инде. Әйтик, индустриаль проектлар гамәлгә ашыручы компанияләр оптималь ярдәм чаралары, кертелгән капиталларны саклау һәм хуплау турында килешүләр, махсус инвестиция проектлары (һ.б.) сайлый ала. «Бу механизмнарның барысын да һичшиксез үстерәчәкбез», - дип искәртте ул.