Илсур Һадиуллин дәрестә гаджетларны тыю турында: Мин телефонга төшерүгә катгый каршы
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә дәрес вакытында гаджетлардан файдалануны тыю тәкъдименә аңлатма бирде. Министр #ТатарстанОнлайн программасында әлеге уңайдан үз фикерен белдерде.
«Федераль законга гаджетларга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Һәр мәктәптә кагыйдәләрне билгели торган локаль акт бар. Уку процессы вакытында балаларның да, укытучының да телефоннан файдаланырга хакы юк. Бу мөгаллимнәрнең дә, балаларның да игътибарын читкә юнәлтә. Кызганыч ки, шундый гаиләләр дә бар, анда балалар әгәр кемдер тавышын күтәрсә ата-аналарыннан «кыйммәтле» киңәшләр ала», - диде ул.
Һадиуллин ачыклык керткәнчә, интонацияне үзгәртү, тавышны күтәрү яки киметү кайчагында мәгълүматка басым ясау өчен кирәк. «Ә кирәкмәгән чикләүләр барлыкка килә – елмаймый, дөрес карамый», - дип искәртте ул.
Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, укытучының балаларны кимсетергә хакы юк, әмма укучыларга да остазының статусын түбәнәйтү хокукы бирелмәгән. «Тик кайчагында бөтенесен дә рәттән телефонга төшерәләр», - дип белдерде ул.
«Мин балаларны ашханәләргә, экскурсияләргә алып барганда, дәрес вакытында телефонга төшерүгә катгый каршы. Төшерәләр дә, социаль челтәрләргә куялар. Бу – мыскыл итү, гаиләнең үзен хурлау. Ата-аналар шуны аңларга тиеш: алар шул рәвешле балаларын гомер буе үз уңышсызлыкларының сәбәбен чит кешеләрдә табарга өйрәтәләр. Болай ярамый. Без үз позициябезне һәм гамәлләребезне яхшылап уйларга тиеш», - дип өстәде министр.
Спикер фикеренчә, бала укытучыны тыңларга тиеш, юкса ул иртәгә ата-анасын тыңламаячак. Һадиуллин шулай ук укучыларның тәнәфес вакытында яки дәресләрдән соң телефоннан файдалана алуын искәртте.
«Телефонны мәктәп территориясеннән читтә калдырсыннар дип әйтмибез. Әмма без дәрес вакытында телефоннан файдалануларына катгый каршы. Һәм безнең позиция законлы нигезгә корылган», - дип сүзен төгәлләде ул.