Илһам Алиев Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады
Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Безнең тугандаш халыклар арасындагы күпгасырлык дуслык җепләрен һәм үзара ярдәмләшүне ныгытуга булган карашыгызны югары бәялим. Узган ел Сезнең Азәрбайҗанга һәм илебезнең азат ителгән территорияләренә сәфәрегезне җылылык белән искә алам. Үткәрелгән сөйләшүләр, «Араз үзәнлеге икътисади зонасы» сәнәгать паркында уртак үзәк ачылу Азәрбайҗан һәм Татарстан арасында гасырлар дәвамында формалашкан дуслык традицияләренең бүген дә уңышлы үсеш кичерүен, яңа эчтәлек белән баюын тагын бер тапкыр раслый», - диде Алиев телеграммада.
Ул ике республиканың уртак тырышлыгы алга таба да Россия һәм Азәрбайҗан арасындагы үзара бәйләнешләрне үстерү һәм ныгытуга ярдәм итә торган перспективалы инициативалар һәм проектларны тормышка ашыруга юнәлдереләчәгенә ышаныч белдерде.
«Форсаттан файдаланып, Сезгә шулай ук Азәрбайҗан Республикасы Президенты вазифасына яңадан сайлануым уңаеннан минем адреска юлланган котлау сүзләре һәм изге теләкләрегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу истәлекле көнне Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм эшегездә уңышлар теләп калам», - диде Алиев.
Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 67 яшь тулды. ТР Рәисен беренчеләрдән булып ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте.