Татарстанда күп балалы гаилә статусының срогы чикләнмәячәк
ТР Юстиция министрлыгың Эксперт советы әгъзалары күп балалы гаилә статусын сроксыз итү турындагы Татарстан законындагы үзгәрешләрне хуплады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Утырышны ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде. Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика законына һәм Татарстанның Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде. Алга таба документны ТР Дәүләт Советы каравына тапшырырга ниятлиләр.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин быелның 23 гыйнварында «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында» указ чыгарды. Документ нигезендә, өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаилә күп балалы дип табыла. Бу статусның срогы чикләнмәячәк.
ТР Юстиция министрлыгында шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү «Гаилә» яңа илкүләм проектының бер максаты булуын искәрттеләр. Кичә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юлламасында әлеге проектны гамәлгә ашыра башлау турында игълан итте. Ул күп балалы гаиләнең норма булырга тиешлеген искәртте. Туучылар саны Россиядәге уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган төбәкләр әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен ким дигәндә 75 миллиард сум акча алачак.