Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырылды
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырдылар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тапшыру актына кул куйды һәм бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләренә илтү өчен машинага төяүне контрольдә тотты.
«Бюллетеньнәр билгеле бер төрдәге кәгазьдә, уникаль саклагыч челтәр белән бастырылган. Полиграфия комбинаты әзерләгән уникаль челтәрне охшатып ясап булмый. Алга таба бюллетеньнәр территориаль сайлау комиссиясенә килә, анда алар участок сайлау комиссияләре әгъзаларының ике имзасы рәвешендәге өстәмә саклау чарасы белән баетыла, зәңгәр төстәге мөһер сугыла һәм тиңдәше булмаган уникаль голографик марка ябыштырыла. Аларның һәркайсының уникаль номеры бар, аны куптарып булмый», - дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, тапшыру актына кул куйганнан соң бюллетеньнәрне сак астында республиканың барлык районнарындагы территориаль сайлау комиссияләренә китерәләр, анда алар 13 мартка кадәр саклана. Шуннан соң, 14 мартта, бюллетеньнәрне сак астында участок сайлау комиссияләренә алып киләләр, анда алар 15-17 мартта сайлаучылар кабул итү өчен әзер булачак.
Бюллетеньнәрне «Идел-Пресс» типографиясе бинасында тапшырдылар. Типография генераль директоры Әнәс Әскәров билгеләп үткәнчә, бюллетеньнәрне биш тәүлек бастырганнар, моңа 25 тоннадан артык кәгазь һәм 200 килограммнан артык буяу кирәк булган. Барлыгы 2,9 миллионнан артык бюллетень әзерләнгән.