Россиялеләрнең Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсе 80 процентка якынлашып килә
Сораштыруда катнашкан Россия гражданнарының 79,6 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышануы турында белдергән. 19-25 февральдә үткәрелгән сораштыру күрсәткечләренә нигезләнгән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматлары шуны раслый.
Шул ук вакытта, соңгы өч атнада әлеге күрсәткеч 0,5 процентка арткан. Чагыштыру өчен: элегрәк респондентларның 79,1 проценты дәүләт башлыгына ышануы турында белдергән иде. Моңа кадәрге сораштыру 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр үткәрелде.
Сораштыруда Россиянең 1,6 мең балигъ булган гражданы катнашкан. Аларның 77,3 проценты Президент эшчәнлеген хуплавын әйткән.
Россия Хөкүмәте эшен респондентларның – 56 проценты (+1,8 процент пункты), РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның эшен 53,9 проценты (+1 процент пункты) хуплаган. Сораштыруда катнашучыларның 61,9 проценты (+0,3 процент) Мишустинга ышануы турында белдергән.