Әгерҗе районында шагыйрь Наил Нәбиуллинны искә алу кичәсе булды
Әгерҗедә Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йортында бөтен гомерен сәнгатькә, мәдәнияткә, иҗатка багышлаган, шагыйрь, үзешчән композитор, күп санлы хикәяләр һәм пьесалар авторы, һәрвакыт иҗат дәрте белән янып яшәгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 4 китап авторы Наил Хәбибулла улы Нәбиуллинны искә алу уңаеннан «Күңелем белән сездә калам» исемле кичә узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Кичәдә аның тормыш иптәше Зилә ханым, бергә хезмәт юлы үткән хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, аны белгән, якын иткән милләттәшләр катнашты.
Чара башында катнашучылар аның иҗатын, тормыш юлын яктырткан китап күргәзмәсе, шәхси әйберләре белән танышты. Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар Наил абыйны яхшы сүзләр белән искә алды, җылы истәлекләр белән бүлеште.
«Аның шигырьләре, җырлары һәр кешенең күңел кылларын тибрәндерде. Әгәр исән булса, Наил агага 85 яшь тулган булыр иде. Ул арабыздан китсә дә, аның матур җырлары, шигырьләре укучы йөрәгендә озак саклансын иде», диелгән хәбәрдә.