"Хаҗга бару өчен дә рөхсәт кирәк". Кытай Синҗанда дини эшчәнлек кагыйдәләрен кабул итте
1 февральдән Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде. Әлеге документка күрә, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарылачак.