Уфа елгасында боз астында балык тотучы Татарстан кешесе һәлак булган
Бүген төнлә Уфа елгасында, Башкортстан Республикасының Нуриман районындагы Кызыл чишмә авылы янында, Татарстаннан килгән балыкчының мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат елгада боз астыннан балык тоту белән шөгыльләнгән. Аны судан якында балык тотучы шаһитлар чыгарган, әмма ул инде яшәү билгеләре күрсәтмәгән. 38 яшьлек ир-ат боз астына йөзеп кергән һәм кире әйләнеп чыга алмаган булуы ихтимал.
Коткаручылар ир-атны транспортировкалауда ярдәм иткән. Табиблар аның үлемен раслаган, диелә хәбәрдә.