Казанда су басу ихтималы булган бистәләр исемлеге билгеле
Казанда кинәт җылытып җибәрү очрагында су басудан 1200дән артык кеше зыян күрергә мөмкин. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэриясенең Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Су ташу һәм су басу мартның өченче декадасында башланачак дип фаразлана. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, быел кискен җылыну көтелми, тик бу фараз гына», – диде Чанкин.
Кинәт җылытып җибәрү һәм температура күтәрелү очрагында Борисоглебское, Сухая река, Савиново, Красная горка, Ягодная слобода, Салмачы, Первомайский, Тынычлык, Царицыно, Карьер, Малые Клыки, Колсәет, Вознесенский, Константиновка, Самосырово торак массивларында су басу булуы мөмкин.
Су басудан шулай ук юллар, ишегалды территорияләре, күпкатлы йортларның подваллары зыян күрү ихтималы бар. Казан территорияләрен су басу мәйданы 12,6 квадрат километр тәшкил итәргә мөмкин, анда 386 йорт, ягъни 1200дән артык кеше эләгә.
Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, март башында Россия территориясенең күпчелек өлешендә кояшлы көннәр булачак. Температура тотрыклы плюс фаразлана. Март уртасында салкыннар килә, кар һәм көчле җил көтелә. Ә апрельдә, синоптиклар фикеренчә, метеорологик хәл яңгырлар һәм көчле җил рәвешендә мул явым-төшемнәр белән бергә барачак.
Казандагы су басу ситуациясе карның эрү тизлегенә, уңай уртача тәүлеклек температурага һәм март аенда явым-төшем күләменә бәйле булачак. Идел һәм Казансу елгаларының боздан арчылуы март ахырында, апрельнең беренче декадасында көтелә. Урыны белән кар катламының биеклеге 1-2 метрга җитә, ә туфракның туңу тирәнлеге 50-70 см.