Мәскәүдә полковник Әнвәр Чанышевның 100 еллыгын билгеләп үттеләр
Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә сугыш ветераны, хәрби орденнар кавалеры, Мәскәү татар җәмгыяте активисты, ЦСКА җитәкчесе, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Әнвәр Хәйдәр улы Чанышевның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе сайтында хәбәр ителә.
Чарага хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Армиянең үзәк спорт клубы, патриотик тәрбия өчен җаваплы педагогик даирә вәкилләре, Әнвәр Чанышевның дуслары, туганнары һәм хезмәттәшләре җыелды.
Мәскәү татарлары автономиясенең мактаулы рәисе генерал-полковник Рәсим Акчурин, ТР Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов, ЦСКА вәкиле Светлана Ишморатова һәм башкалар чыгыш ясады.
Алар барысы да 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан полковник Чанышевның героик тормышын һәм аның педагог һәм остаз буларак эшчәнлеген, Россиянең яңа тарихының иң катлаулы елларында яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү белән җитәкчелек итүен билгеләп үттеләр.
Татар мәдәни үзәге артистлары патриотик җырлар һәм лирик әсәрләр башкарды, диелгән хәбәрдә.