Новосибирск шәһәрендә «Яз нуры» татар кызлары бәйгесе була
10 мартта Новосибирск шәһәрендәге Татар мәдәнияте йортында «Яз нуры» татар кызлары бәйгесе узачак. Әлеге бәйге инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Бу хакта Новосибирск татарларының Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
Конкурс этапларында кызлар үзләре турында сөйләячәк һәм сәләтләрен күрсәтәчәк. Татар кызларын балачактан ук аш-су осталыгына өйрәтәләр, шуңа күрә катнашучылар милли ризыклар да әзерләп күрсәтәчәк.
Хәзерге вакытта бәйгегә тулы әзерлек бара, жюри составы инде әзер, диелә хәбәрдә.