Ерлан Кошанов: Татарстан һәм Казахстан сәнәгать кооперациясе өчен зур потенциалга ия
Татарстан белән Казахтанның икътисади хезмәттәшлек һәм сәнәгать кооперациясе өчен зур потенциалы бар. Бу хакта Казахстан Республикасы парламентының мәҗлес рәисе Ерлан Кошанов Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Татарстан икътисады бүген бик югары темплар белән үсә. Безнең өчен югары технологияләр һәм IТ-тармак өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе зур кызыксыну уята. Зур резервлар һәм эшләнмәләр бар. Безнең Хөкүмәтләр тыгыз эшли. Без уртак проектлар белән кызыксынабыз», - диде парламентарий.
Кошанов шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы турында әйтте. «Файдалы һәм эчтәлекле сөйләшү булды. Без ике яклы хезмәттәшлек өчен зур планнар билгеләдек», - диде ул.
Мәҗлес рәисе Рөстәм Миңнехановны Казахстанга сентябрь аенда узачак Бөтендөнья күчмә халык уеннары ачылышына чакырган. «Ул килергә вәгъдә итте. Татарстан спортчыларының бу ярышларда катнашачагын әйтте», - дип сөйләде ул.
Кошанов сүзләренчә, Казахстанда Миңнехановны яхшы беләләр, чөнки ул анда еш була. «Күп кенә проектлар Казахстанда Татарстан Рәисенең абруе ярдәмендә алга бара. Аны барысы да белә - акимнар, министрлар. Бик кызыклы кеше», - диде ул.
Казахстанда яшәүче татарлар дәүләтнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша, дип өстәде парламентарий,. «Бу безнең туганнар. Безнең тарихи мәдәни элемтәләрне сакларга һәм үстерергә кирәк дип уйлыйм», - дип йомгаклады ул.