Россиядә дәүләт маркетплейсы барлыкка килергә мөмкин
Федерация Советында дәүләт маркетплейсы булдырырга тәкъдим иттеләр. Кичә югары палатаның Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Иван Абрамов РФ Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Эчке сәүдәне үстерү департаменты башлыгы урынбасары Юлия Юдинага шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте, дип яза «Ведомости» газетасы.
«Россия товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү максатыннан нәкъ менә алар өчен тиешле сертификатлары булган үз маркетплейсларын булдыру кирәклеге хакында уйлап карамадыгызмы? Бүген бездә дәүләт катнашындагы яхшы сервислар күп, биредә «Дәүләт хезмәтләре»н яки Россия почтасын мисал итеп китерергә мөмкин», - дип белдерде сенатор.
Абрамов инануынча, дәүләт сәүдә мәйданчыгында товар алганда, сатып алучыларда аларның сыйфаты шик тудырмаячак.