Самарада «Идел» халык ансамбленең «Гаилә җылысы» концерты була
Самара шәһәренең «Таң» ( «Заря») мәдәният йортында «Идел» татар эстрада җыры халык ансамбленең «Гаилә җылысы» концерты була.
Концерт Гаилә елы уңаеннан оештырыла, ул 27 апрельдә 15.00 сәгатьтә була. Бу хакта «Идел» халык ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мидхәт Әминов хәбәр итә, диелгән Самара татарлары сайты хәбәрендә.