Рөстәм Миңнеханов Сочида яшьләр фестивалендәге Татарстан делегациясенә уңышлар теләде
Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивалендә 225 татарстанлы — студентлар, эшләүче яшьләр, спортчылар, галимнәр катнаша. Чараны оештыруда Татарстан Республикасыннан 82 волонтер катнашты, дип искәртте республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Яшьләр үзләрен бик актив күрсәтәләр, уңышлар аларга!» – дип яза Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан җитәкчесе эш сәфәре белән Сочига барды. Ул фестиваль уза торган «Сириус» федераль территориясендә булды һәм мәйданчыкта урнаштырылган Казан павильонында карады.
«Татарстан яшьләре - Сочидагы Бөтендөнья яшьләр фестивалендә иң якты һәм дус делегация! <...> Алар белән «Казан» павильонында очраштым, яшьләр көн саен 190 илдән килгән делегатлар белән очраша һәм аларны Татарстанның милли колориты белән таныштыра», — дип язган Рөстәм Миңнеханов.