Нижневартовскида «Җәлил укулары»нда 5 яшьтән 90 яшькә кадәрге әдәбият сөючеләр катнашты
5 мартта Нижневартовск шәһәренең «Патриот» яшьләр үзәгендә «Җәлил укулары» VI ачык шәһәр укучылар әдәби конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Чарада «Патриот» үзәге директоры Фаил Кадров, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы, Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов, иҗтимагый оешма рәисе урынбасары Альберт Хәлиуллин катнашты.
Алар конкурста катнашучыларны, жюри әгъзаларын, ата-аналарны сәламләп, конкурста җиңүчеләргә һәм призерларгә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
Быел конкурста 382 кеше катнашты, аларның иң яшенә – 5 яшь, ә иң өлкәненә 90 яшь. Конкурста 150 кеше җиңүче һәм призер булды. Алар барысы да Бөтендөнья татар конгрессының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнделәр, диелгән хәбәрдә.
Фото: © https://vk.com/tatarlar_surgut