Наил Залаков: Аграрийлар өчен иң куркынычы - кабат салкыннар булу
Яз көне авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен салкыннар кире кайту куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта «Чистополье» холдинг компанияе» АҖ генераль директоры Наил Залаков агробизнесны үстерүгә багышланган онлайн-эфирда хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Безнең өчен иң куркынычы - салкыннарның кире кайтуы. Салкыннар кире кайту мисаллары бар. Уҗымнар яхшы хәлдә, тукландырылган, сабан культураларын чәчү дә башкарылган, шытымнар тишелеп чыккан урыннар да бар, аннары кинәт салкыннар кайта, алар игенчеләрнең бөтен хезмәтен сызып ташлый», - диде спикер.
Залаков искәрткәнчә, узган ел җәй һәм көз бик коры булды, шуның аркасында дым кытлыгы барлыкка килде.
«Шуңа күрә кышын карның күплеге сөендерә. Әгәр дә ул булмаса, куркыныч очраклар күбрәк булыр иде. Дым туфракка китәр дип өметләнәбез, моның өчен барлык алшартлар да бар. Карның никадәр озак эреячәге, яз нинди булачагы икенче мәсьәлә булып тора. Безнең өчен никадәр иртәрәк утыртсак, шул кадәр яхшырак», - диде ул.
Холдинг җитәкчесе сүзләренчә, көзен игенчеләр туфрак эшкәртү буенча кирәкле барлык чараларны үтәгән, хәзер язгы кыр эшләренә оператив әзерләнергә кирәк.