Казанның Танк училищесы территориясендәге янгын фотосы һәм видеосы чыкты
Социаль челтәрләрдә Казанның Идел буе районында кара төтен фотосы чыкты. Анда янгын Техническая урамында булуы турында хәбәр ителә.
Әмма «Татар-информ»га билгеле булганча, янгын Танк училищесы территориясендә чыккан. Кайбер мәгълүматлар буенча, арттагы казармалар яна.
Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.