8, 9 һәм 10 март көннәрендә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк
Халыкара хатын-кызлар көнендә һәм киләсе ял көннәрендә Татарстан башкаласының муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төрле бәйрәм даталары уңаеннан муниципаль парковкалар бушлай эшли торган көннәр шәһәр Башкарма комитеты карары белән билгеләнгән. Ул декабрьдә әзерләнгән һәм имзаланган, ә гыйнварда бастырылган.
Ял көннәрендә, шулай ук эш көннәрендә 19.00 дән 8.00 гә кадәр муниципаль парковкалардан бушлай файдаланырга мөмкин.