Казанда бишенче каттагы балкон кәрнизендә биюче ир-атны видеога төшергәннәр
Бүген социаль челтәрләрдә Казандагы бер йортның 5нче катындагы балкон тәрәзәсен чыккан ир-ат төшерелгән видео таралды.
Шаһитлар ир-атның балкон кәрнизендә бии башлавы турында әйтә. Ир-атның хатыны урамда басып тора, ул ирен кире керергә күндерергә тырыша.
8 март белән гадәти булмаган котлау аркасында могҗиза белән генә фаҗига булмый кала.
«Татар-информ»га шаһитлар белдергәнчә, коткаручылар озак вакыт күндерергә тырышканнан соң, баскыч куеп, ир-ат янына менгән. Агентлык мәгълүматлары буенча ир-ат зыян күрмәгән.