Бер елда Татарстанда йомырка бәясе 63,8 процентка арткан
2024 елның гыйнварында Татарстанда йомырка бәясе, узган елга караганда, 63,8 процентка артты. Бу хакта Татарстанстат республиканың социаль-икътисади хәле турында әзерлгән докладыннан билгеле булды.
Шул ук вакытта йомырка бәясе, 2023 елның декабренә караганда, 0,1 процентка төшкән.
Гомумән авыл хуҗалыгы продукциясе, агымдагы елның гыйнвар аенда, декабрьгә караганда, 0,6 процентка арзанайды. Узган ел башы белән чагыштырганда, бәяләр 11,3 процентка арткан.
2024 елның гыйнварында, узган елның декабренә караганда, үсемлекчелек продукциясенең бәясе 1,5 процентка югары, ә терлекчелек продукциясе 1,4 процентка түбән тора башлады. Узган елның гыйнвары белән чагыштырганда, аларның 3,2 процентка һәм 14,4 процентка югары булуы терәкәлгән.